Балалар язмышы аларның кулында
27 сентябрь тәрбиячеләр көне буларак билгеләп үтелә. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбиячеләр хезмәте аерым ихтирамга лаек. Аларның кулында – киләчәк буын. Тәрбиячеләребезнең авыр хезмәтендә түземлелек, иҗади уңышлар, тәрбияләгән балаларның акыллы һәм тәүфыйклы булуларын телибез. Газетабызда да районыбызның балалар бакчалары эшчәнлегенә зур урын бирәбез. Бүгенге сәхифәбез дә тәрбиячеләребез хатларына багышлана.